profile
Размещено 5 лет назад по предмету Другие предметы от dzhamilyaaltap

Сочинение на татарском языке про Татарстан где то 10-15предложений

  1. Ответ на вопрос
    Ответ на вопрос дан Pedrona
    Татарстан — минем республикам
    Европаның Татарстан аша узган иң зур елгалары — Идел, Чулман илебез картасында зәңгәр билбау кебек

    Безнең Татарстаныбызның яз дисәң — чын язы, җәй дисәң — чын җәе, көз дисәң — чын көзе, кыш дисәң — чын кышы бар.

    Татарстан — ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан — илебезнең башкаласы.

    Казан шәһәре Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗани, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән.

    Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде.

    1967 нче елда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды.

    Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай.

    Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы — Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире — татар халкының борынгы, тарихи туган иле.

    Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу — Сабан туе бәйрәме. Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына «Сабан туе — хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйрәм тагын да җанлана, тагын да ямьләнә төшә.Милли көрәштән башка Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыйм

    Халкыбызның тагын бер зур байлыгы — ул аның мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзергесе көндә иң изге бурыч — үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау. Борынгы бабаларыбыз — болгарлар, кыпчаклар үз илләрен «Гөлстан» дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да инде.
    1. Ответ на вопрос
      Ответ на вопрос дан dzhamilyaaltap
      Спасибо
Не тот ответ на вопрос, который вам нужен?
Найди верный ответ
Самые новые вопросы
tegysigalpa2012
Русский язык - 5 лет назад

Помогите решить тест по русскому языку тест по русскому языку «местоимение. разряды местоимений» для 6 класса 1. укажите личное местоимение: 1) некто 2) вас 3) ни с кем 4) собой 2. укажите относительное местоимение: 1) кто-либо 2) некоторый 3) кто 4) нам 3. укажите вопросительное местоимение: 1) кем-нибудь 2) кем 3) себе 4) никакой 4. укажите определительное местоимение: 1) наш 2) который 3) некий 4) каждый 5. укажите возвратное местоимение: 1) свой 2) чей 3) сам 4) себя 6. найдите указательное местоимение: 1) твой 2) какой 3) тот 4) их 7. найдите притяжательное местоимение: 1) самый 2) моего 3) иной 4) ничей 8. укажите неопределённое местоимение: 1) весь 2) какой-нибудь 3) любой 4) этот 9. укажите вопросительное местоимение: 1) сколько 2) кое-что 3) она 4) нами 10. в каком варианте ответа выделенное слово является притяжательным местоимением? 1) увидел их 2) её нет дома 3) её тетрадь 4) их не спросили

Информация

Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.