profile
Размещено 5 лет назад по предмету Русский язык от Алия182

Сочинение на тему "Маякчы кыз" пожалуйста напишите срочно нужно:)

  1. Ответ на вопрос
    Ответ на вопрос дан Школаааа

    «Сезне дөнья тоткалары икәнлегегезне белеп, тоеп  яшибез. Яшел Үзән шәһәрендә милли китапханә эшен җанландырып җибәрдегез. Татар милләте өчен җан фида кылып йөрүегез, туган телебезгә мәхәббәт уятуыгыз иң зур хөрмәткә лаек».
    Александр Филиппов.

    «Мин гомерем буе милләтебезнең азат-мөстәкыйль рәвештә чәчәк атуын теләдем.  Милли мәктәп, милли китапханә шул теләк юлында якты маяк ул. Ә сез, әлбәттә, Маякчы кызлар! Халкыбыз күңелен пакьләүдә, рухыбызны яшәтүдә мең елдан артык  мәдәниятебезне йоклатмыйча гамәлдә тотуда сезгә уңышлар  телим. Батыр һәм тәвәккәл булыгыз, җанашларым, ару-талуны белмәгез!»
    Ихтирам белән Әхмәт Гадел.

    Күренекле кешеләребез бу юлларны шәһәребездә 1995 елның 8 декабрендә ачылган татар милли китапханәсендә эшләүче Римма Әхмәтханова, Наилә Зарипова, Венера Сафинага багышлап язган. Тели белсәң –  теләк, диләрме әле?! Бу теләкләр барысы да тормышка ашкан. Китапханә үзенең аурасы белән үк үзенә тартып, җылытып тора. Кайчан гына килсәң дә, кем генә булсаң да, китапханәчеләр иң якын туганнары  кебек каршы ала. Иң кирәкле мәгълүматларны җиренә җиткереп, үзләре белгәннәрне дә өстәп, әзерләп бирәләр. Шунысы сөендерә: китапханәгә училище, вуз, техникум студентларыннан тыш, 300дән артык яшүсмер йөри. Алар М.Фәйзи, Г.Ибраһимов, Г.Камал, Х.Туфан, Т.Миңнуллин, А.Вергазов, Ф.Яруллинны яратып укыйлар. Өлкән яшьтәге укучылар турында әйтәсе дә юк: алар бирегә китап уку өчен генә түгел, киңәш сорап та, эч серләре белән уртаклашырга да килә.
    Китапханәчеләрнең осталыгы, дәрәҗәсе  турында китапханәнең альбомы, андагы күп санлы әдипләр, рәссамнар белән төшерелгән фотосурәтләр, китапханәгә йөрүчеләрнең рәхмәт сүзләре бик тә үтемле итеп сөйли.

    «Хәзер гаиләбез белән  милли китапханәгә йөрибез. Бик тиздән ул милли-мәдәни үзәккә әйләнәсенә  иманым камил».
    Ф.Исхакова.

    Китапханәчеләргә «Сез булмасагыз, без нишләр идек?!» – дип әйтүчеләр күп. КФУның Яшел Үзән филиалында укучы студентлар бик еш әйтә аны.
    Биредә күп еллардан бирле «Тамчы» курчак театры, «Чишмә» мини театры эшләп килә. Китапханәчеләребез тантаналы бәйрәмнәргә, язучыларыбызның юбилейларына үзләренең  китап укучылары белән әдипләребезнең әсәрләреннән сәхнәләштереп өзекләр күрсәтәләр.
    Бик кечкенә хезмәт хакы алып,  ару-талуны белми эшләүче  китапханәчеләр китапханәнең 26нчы филиалын чын мәгънәсендә милли үзәккә әйләндерде. Бирегә китап укучылар бөтен шәһәр буенча җыела бит. Шәһәр халкына мәгърифәт нуры таратучы маякчы кызларга җитәкче даирәдәге түрәләребез тиешле хезмәт хакын да билгели алсын иде.
    Гүзәл Вәгыйзова.
    Яшел Үзән
     

Не тот ответ на вопрос, который вам нужен?
Найди верный ответ
Самые новые вопросы
tegysigalpa2012
Русский язык - 5 лет назад

Помогите решить тест по русскому языку тест по русскому языку «местоимение. разряды местоимений» для 6 класса 1. укажите личное местоимение: 1) некто 2) вас 3) ни с кем 4) собой 2. укажите относительное местоимение: 1) кто-либо 2) некоторый 3) кто 4) нам 3. укажите вопросительное местоимение: 1) кем-нибудь 2) кем 3) себе 4) никакой 4. укажите определительное местоимение: 1) наш 2) который 3) некий 4) каждый 5. укажите возвратное местоимение: 1) свой 2) чей 3) сам 4) себя 6. найдите указательное местоимение: 1) твой 2) какой 3) тот 4) их 7. найдите притяжательное местоимение: 1) самый 2) моего 3) иной 4) ничей 8. укажите неопределённое местоимение: 1) весь 2) какой-нибудь 3) любой 4) этот 9. укажите вопросительное местоимение: 1) сколько 2) кое-что 3) она 4) нами 10. в каком варианте ответа выделенное слово является притяжательным местоимением? 1) увидел их 2) её нет дома 3) её тетрадь 4) их не спросили

Информация

Посетители, находящиеся в группе Гости, не могут оставлять комментарии к данной публикации.